Минскида башкорт язучысы хөрмәтенә агач утырттылар
Беларусь Республикасы башкаласы - Минскида башкорт язучысы хөрмәтенә агач утырттылар. Бу тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгыту максатыннан эшләнде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Константин Климин Беларусь Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Елена Стельмах һәм «Чишмә» Татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре белән бергәләп Башкортстанның күренекле язучысы Һәдия Дәүләтшина хөрмәтенә каен үсентеләре утыртты.
Шулар янәшәсендә танылган Беларусь язучысы Пимен Панченко истәлегенә дә агач утырттылар.
Язучылар паркы (агачлар шунда тамыр җибәреп үсеп китәчәк) шәһәр үзәгендә, Беларусь Республикасы Милли китапханәсе янында урнашкан.