Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәясе бераз төште
23-30 октябрьдә Татарстанда бензинның кайбер маркалары һәм дизель ягулыгы бераз арзанайды. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.
Аерым алганда, АИ-95 бензины 0,43 процентка (яки 23 тиенгә) арзанайды, хәзер аның литры 53,34 сум тора.
АИ-92 бензины һәм дизель ягулыгының бәясе 0,09 процентка төште. Беренчесенең литры дүрт тиенгә – 49,54 сумга, икенчесе алты тиенгә – 59,61 сумга кадәр арзанайды.
Шул ук вакытта, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензинның бәясе (литры 66,01 сум) үзгәрмәде.
Шуның белән бергә, 2022 елның декабре белән чагыштырганда АИ-92 бензины – 8, АИ-95 – 8,4, АИ-98 – 9,38, дизель ягулыгы 10,05 процентка кыйммәтләнгән.
21 сентябрьдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгын читкә чыгару тыелды, 9 октябрьдән ул өлешчә гамәлдән чыгарылды. 1 октябрьдән ягулык демпферы яңадан торгызылды, шуның нәтиҗәсендә эчке базарда ягулык саткан өчен нефтьчеләрнең кимегән кеременә компенсацияләр артты.
Шушы чараларга да карамастан, РФ Президенты Владимир Путин 2 ноябрьдә министрларга Россиядә бензин бәясен тотрыклыландырырга кушты.