Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 20 тонналы йөк җибәрелгән
Бүген Чаллыдан махсус операция зонасына 20 тонналы йөк җибәрелгән. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев Телеграм-каналында хәбәр итә.
Йөк «Логистика и Автоперевозки Татарстана» коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясенә керүче предприятиеләр тарафыннан формалаштырылган. Бу йөк ташучылар ассоциациясеннән махсус хәрби операция зонасына 4нче гуманитар ярдәм.
Шәһәр мэры йөкне формалаштыруга катнашы булган Чаллы кешеләренә рәхмәт белдерде. Аның составына азык-төлек, ярма, су, печенье, вафли һәм башка кондитер эшләнмәләре, шулай ук эчке кием, перчатка, шапка, бинокль, тепловизор, рация һәм башка бик күп әйберләр кергән.
«Халыклар бердәмлеге көнендә Чаллыда яшәүчеләр чираттагы тапкыр бердәмлек һәм үзара ярдәм үрнәген күрсәтә. Бүген хәрби операция зонасына 20 тонна йөк җибәрделәр - продуктлар, тепловизорлар, рация һәм башкалар. Шәһәр халкына, йөк ташучылар ассоциациясе президенты Михаил Григорьевич Левашовка ярдәмнәре өчен рәхмәт. Чаллы үзенекеләрне ташламый. Без бердәм булганда - без җиңелмәс!»- дип язган Наил Мәһдиев.
Фото: © Наил Мәһдиевның Телеграм-каналыннан