Кадыйровның улы Чечняда «мөһим вазифага» билгеләнгән
Чечняның милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев төбәк башлыгы Рамзан Кадыйровның улы, унбиш яшьлек Адәм Кадыйровны Чечня башлыгының иминлек хезмәтендә «мөһим вазифага» билгеләнүе белән котлады.
«Чын күңелдән котлыйм. Адәм Кадыйровны Чечня Республикасы башлыгының иминлек хезмәтендә мөһим вазифага билгеләнүе белән», — дип язган Дудаев Telegram-каналында.
Министр билгеләп үткәнчә, Адәм Кадыйров үзен кыю, батыр патриот һәм «дин өчен көрәшергә» әзер кеше итеп күрсәткән. «Шушы яшь чагыннан ул берничә тапкыр махсус хәрби зонада булды! Аның батыр һәм көчле холкы турында һәркем белә», — дип өсти ул.
Берничә чечен түрәсе шулай ук Адәм Кадыйровны билгеләнүе белән котлый, әмма аларның берсе дә төгәл нинди вазифа турында сүз барганын күрсәтми.
Октябрьдә Адәм Кадыйровка Чечня Герое исеме бирелә. Рамзан Кадыйров шулай ук аңа «Карачай-Черкес Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылачагын хәбәр итә. 25 октябрьдә исә аңа Татарстанда әһәмиятлелеге ягыннан икенче бүләк саналучы «Дуслык» ордены тапшырыла.