Төркиядә «Айя-София» мәчетен төзекләндерү эшләре башланачак
1848-1850 елларда бертуган Фоссатилар тарафыннан үткәрелгән комплекслы реставрациядән соң, бүген без «Айя-София»ның икенче комплекслы реставрациясе алдында торабыз. Бу хакта «Айя-София» мәчетен торгызу өчен оештырылган фәнни совет әгъзасы, архитектор Ихсан Сары әңгәмә барышында әйтте, дип яза «Анадолу» агентлыгы.
Аның сүзләренчә, реставрация эшләре башланганчы «Айя-София»ның «цифрлы игезәге» барлыкка киләчәк.
«Айя-София»ның «цифрлы игезәге» әзер. Якын арада планнар, күренешләр әзер булачак. Әлеге эшләр тәмамланганнан соң ук, комплекслы реставрация башланачак», — дип хәбәр итә архитектор.
Ул билгеләп үткәнчә, реставрация процессы күп вакытны алачак. Архитектор ассызыклаганча, реставрация барышында «Айя-София» соборының һәр детале турында кирәкле консультация үткәреләчәк.
Ихсан Сары фондларның баш идарәсе инде эш алып бару өчен тендер игълан иткәнлеген әйтте. «Бу һәйкәл — Төркиянең һәм бөтен дөньяның байлыгы», — ди ул.
Архитектор әйтүенчә, реставрация эшләре вакытында «Айя-София» мәчете намаз уку һәм килеп күрү өчен ачык булачак.