«Татар-информ» фотокорреспонденты «Рус цивилизациясе» бәйгесе махсус призына лаек булды
«Татар-информ» фотокорреспонденты Михаил Захаров Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештырган «Рус цивилизациясе» VII Халыкара бәйгесендә «Тамашачылар симпатиясе призы» махсус номинациясендә җиңүче булды.
2023 елда фотобәйгегә Россиянең барлык почмакларыннан барлыгы 19 меңнән артык эш җибәрелгән. Бүләкләр алты номинациядә бирелә, шулай ук ике махсус бүләк тапшырыла, шуларның берсе — «Озату» («Проводы») фотосы өчен Михаил Захаровка.