Фәрит Фарисов «Милләт горурлыгы» бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреаты булды
Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов «Милли-мәдәни берләшмәләрдә нәтиҗәле лидерлык өчен» номинациясендә «Милләт горурлыгы» бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреаты булды. Мәскәү татар автономиясе башлыгы туган телне саклау буенча проектлар тәкъдим иткән иде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Милләт горурлыгы» — Россия халыклары ассамблеясының гомумроссия иҗтимагый оешмасы флагман проекты.
Лауреатларны бүләкләү тантанасы 2 ноябрьдә Мәскәүнең Кече театр сәхнәсендә узды. Фәрит Фарисов билгеләп үткәнчә, аңа тапшырылган зур бүләк — ул быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтүче Мәскәү татарлары автономиясенең уңышлы нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук аның остазлары, укытучылары һәм активистлары эшчәнлегенә дә югары бәя. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, башкаланың татар автономиясе активистлары арасында һәрвакыт шактый күренекле кешеләр булган. Алар арасында армия генералы Мәхмүт Гәрәев, полковник Әнвәр Чанышев, оешманың мактаулы рәисе, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Татар мәдәни үзәгенең алыштыргысыз директоры Әнвәр Хөсәенов бар.
Фәрит Фарисов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Россия балалар фондына һәм Россия төбәкләрендәге партнерларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Искәртеп узабыз, «Милләт горурлыгы—2023» бөтенроссия иҗтимагый премиясе Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен бирелә.
Премия Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты, Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.