Татарстанда исерек ир-ат низаг вакытында күршесенә пычак кадаган
Татарстан кешесе күршесен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Ноябрь башында Биектау районының Киндерле бистәсендәге балалар мәйданчыгында күкрәге пычак белән яраланган ир-ат гәүдәсен табалар.
Бу үтерүдә соңрак 32 яшьлек күршесеннән шикләнәләр. Тикшерүчеләр ир-атларның үз йортлары янында спиртлы эчемлекләр эчкәнлеген ачыклый, шуннан соң алар арасында тавыш чыга, алар сугыша башлый. Шуннан соң ир-ат өеннән пычак алып чыгып, күршесенең күкрәгенә кадый. Нәтиҗәдә, тегесе урында ук үлә.
Хәзерге вакытта кирәкле чаралар үткәрелә.