Татарстан урамында тарихи Казанга керә торган «капка» куячаклар
Казанның тарихи өлешенә үзенчәлекле «капка» Татарстан урамындагы 7 нче йортны бизәячәк. Яңа арт-объект ноябрь ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк. Татарстан башкаласының мэрия телеграм-каналында шулай дип белдерәләр.
Рәсем металлдан эшләнгән һәм яктыртып бизәлер дип көтелә.
Шәһәрнең тарихи өлешенә «керү юлын» монда урнаштыру идеясе очраклы түгел — йорт яныннан ук Иске Татар бистәсе башлана.