Тукай музеенда «Сәнгать төне» Олег Фазылҗанов концерты белән узды
Камал театры артисты Олег Фазылҗановны «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исеме белән яраткан тамашачысы беренчеләрдән булып Тукай әдәби музеенда котлады. Музейда «Сәнгать төне» акциясе кысаларында артистның «Гомер зая узмасын» дигән концерты үтте.
«Әлеге концерты игъланын биргәндә Татарстанның атказанган артисты дип язган идек, ә хәзер аңа халык артисты исеме бирелүе билгеле булды», дип тамашачыга Олег Фазылҗановны тәкъдим итте Тукай музее җитәкчесе Гүзәл Төхфәтова.
Тамашачы алдан әзерләнгән урындыкларга гына сыймады, зал шыгрым тулы иде. Тукай музеена Олег Фазылҗанов катнашкан һәр тамашага йөри торган тугры тамашачысы җыелган.
«Көлдерә дә беләсең син, елата да беләсең син, сөйләшә дә беләсең син, ярата да беләсең син! Монда йөрәкләрен ачып утыручы кешеләр килгән. Син бит бернинди «плюс»сыз җырлыйсың. Минем сиңа «талантище» дип әйтәсем килә», диде Олег Фазылҗановны котларга килгән күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева.
Галина Казанцева «Айбагыр» керәшен халык ансамбле җырчыларын тәкъдим итте.
Концертта виртуоз баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев та катнашты.
Концерт тәмамлангач тамашачы Олег Фазылҗановны озак җибәрми торды.