Мамадыштан хәрби хезмәткәр алгы сызыкта сугышчан рухны сакларга нәрсә ярдәм итүен әйтте
Татарстанның Мамадыш районы хәрби хезмәткәре Александр туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан. Ялда ул солдатларга алгы сызыкта сугышчан рухны сакларга нәрсә ярдәм итүе турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, сугыш шартларындагы кыенлыкларга түзәр өчен өйдән килгән яхшы хәбәр, туганнар һәм якыннарның барысы да яхшы икәнлеген белү ярдәм итә. Менә ни өчен ул район җитәкчелеге кайгыртуын шулай югары бәяли.
«Район җитәкчелеге һәм Анатолий Петрович (Иванов — муниципалитет башлыгы, «Т-и» иск.) белән очрашуга мин һәрвакыт рәхәтләнеп барам. Ул минем гаиләмә һәрвакыт ярдәм итә. 12 социаль объектка бушлай йөрү мөмкинлеге бар. Безгә ташламалы билетлар белән йөрергә мөмкин булган исемлек бирделәр. Матди ярдәм дә бар. Җәмәгать транспортында бушлай йөрү кемдер өчен әһәмиятсез кебек тоелырга мөмкин, ләкин бит иң мөһиме — безне онытмаганнар, билгеләп үткәннәр! Хәзер менә безгә җылы киемнәр бирделәр. Махсус минем өчен форма тектеләр. Яхшы, ышанычлы, кыр шартларына түзә торган аяк киеме бирделәр. Әгәр дә барлык бу мизгелләрне бергә кушсаң, күп килеп чыга. Безне хөрмәт итәләр, безне хәтерлиләр», — дип билгеләп үтә сугышчы.
Мамадыш районы хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, район башлыгы Анатолий Иванов махсус операциядә катнашучылар белән очрашкан. Ул якташларына камуфляж костюмнар, солдат җыелмасы, матди ярдәм тапшырган, һәм солдатларның тагын нәрсәгә мохтаҗ булуын белешкән.
«Һәркемнең ихтыяҗлары төрле. Без взвод белән яшибез, Мамадыш районыннан сигез кеше. Волонтерлар белән шалтыратышып торабыз, безгә нәрсә кирәклеген әйтәбез. Барысын да җибәреп торалар, без бар нәрсә белән дә тәэмин ителгән. Кешеләр актив ярдәм итә, хәтта әбиләр дә! Аларның пенсиясе кечкенә, ә алар барыбер салфеткалар, җылы оекбашлар китерә. Без һәртөрле ярдәмне бәялибез», — ди хәрби хезмәткәр.
Өлешчә мобилизация башлангач, Александр шунда ук Кораллы көчләр сафларына барырга карар кыла. Алгы сызыкта аңа «Укытучы» (»Учитель») шартлы исемен бирәләр.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары буенча үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче, шул исәптән, Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырганчы дәвам итәчәк.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында eroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.