Лениногорскиның Ялтау авылында 600 башка исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасы төзелә
Лениногорскиның Ялтау авылында 600 башка исәпләнгән сөтчелек-товарлыклы ферма төзелә башлады. «Август-Лениногорск» агрофирмасы төзелешне июль аенда башлап җибәрде. Объект төзелеше барлык юнәлешләр буенча график буенча бара. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Соңгы этапта 15 000 куб метрлы черемә саклау өчен ике урын булдырылды һәм силос-сенаж траншеясына идән япмасы җәялде. Октябрь ае уртасыннан ферма өчен металл конструкцияләре кайтартыла. 200 тонна кирәкле конструкциянең 40 тоннасы кайтты инде. Каркасны монтажлауга әзерлек бара», - ди «Август-Лениногорск» җәмгыятенең төзелеш буенча урынбасары Денис Сарычев.