Түбән Камада илкүләм проект буенча поликлиника төзеләчәк
Түбән Камада илкүләм проект буенча поликлиника төзеләчәк. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
2024-2025 елларда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча алты поликлиника төзергә җыеналар. Шулай итеп, Казанда — өч, Түбән Камада бер медицина учреждениесе төзеләчәк.
Моннан тыш, республикада дүрт гомуми практика табибы үзәге, 58 ФАП барлыкка киләчәк, 415 медицина учреждениесенә капиталь ремонт үткәреләчәк.