Махсус операция зонасында яраланган Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин кабат фронтка киткән
Махсус хәрби операция зонасында ике тапкыр яраланган Россия Герое полковник Рөстәм Сәйфуллин кабат фронтка киткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Рөстәм сүзләренчә, ул өйдә ятырга һәм үз-үзен кызганырга теләми. Яу кырында имгәнгән офицерлар яшьләргә үз тәҗрибәләрен тапшырырга тиеш, ди ул.
«Афәрин! Карадым — яхшы эшлисез, шулай дәвам итегез! Бөтен бурычларны да полк үтәде, үти һәм сез барысын да лаеклы башкарачаксыз дип ышанам», - диде офицер.
Рөстәм Сәйфуллин 41нче гомумхәрби армиянең 40нчы инженер-сапер полкы белән җитәкчелек итте. Ул каты яралануга карамастан, дошман уты астында үзенә ышанып тапшырылган көчләр белән командирлык итүен дәвам итте, шуңа күрә аның подразделениеләре Төньяк Донец елгасын кичү бурычын үтәде.
Полковникка хәрби бурычларны үтәгәндә батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Герое исеме бирелде.
Дәваланганнан соң Сәйфуллинны Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләделәр.