Татарстан «Үзебезнекеләр турында кайгырту» чат-ботын эшләтеп җибәрде
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына адреслы ярдәм күрсәтү өчен «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасы эшләделәр. Уңайлылык өчен бер исемдәге интернет-ресурс эшләнгән һәм чат-бот эшләтеп җибәрелгән. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казанда узган брифингта хәбәр итте.
«Татарстан министрлыклар һәм ведомстволар линиясе буенча билгеләнгән барлык ярдәм чараларын тәэмин итә. Федераль, төбәк һәм муниципаль ярдәм чаралары бар. Хакимият органнары адреслы чараларны тәэмин итү өчен бер-берсе белән хезмәттәшлек итә. Алар барысы өчен дә бердәм пакет булып тормый, ә үзгәреп тора», - диде ул.
Спикер хәбәр иткәнчә, республика хезмәттән азат ителгәннәр, шулай ук ялда яки дәвалануда булганнар белән элемтәдә тора. Барлык чаралар «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасында берләштерелгән, ул сынау режимында эшли башлый. Анда милек, финанс һәм башка характердагы барлык ярдәм чаралары җыелган.
«Бөтен мәгълүмат сайтны тутыру өчен әзерләнгән. Мәгълүмат ресурсы ярдәм чараларын алучылардан кире элемтә мөмкинлеге бирә. Әгәр сораулар барлыкка килсә, без һичшиксез һәр вазгыятьне караячакбыз һәм ярдәм чаралары алу өчен барлык киртәләрне юкка чыгарачакбыз. Сораулар «кайнар линия» белгечләре тарафыннан эшкәртеләчәк. Моннан тыш Телеграм-каналда «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика чат-боты эшли башлады», - диде Фазлыева.