Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан Конституциясе көне уңаеннан байраклар таратты
Чара ахырында активистлар янына полиция хезмәткәрләре килгән, чара уздыруга рөхсәтне күрсәтүне сораган, документларын тикшергән, адресларын язып алган. "Бу мәгънәсезлек, Татарстан конституциясе белән котлап байрак таратуга нинди рөхсәт кирәк икән?", диде әлеге уңайдан берлек рәисе Наил Нәбиуллин.