Bloomberg: Либиядә Русиянең хәрби базасы барлыкка килергә мөмкин
АКШның Либиядәге элекке махсус илчесе Джонатан Уайнер Америка хакимиятләре моңа "бик җитди" карый диде. "Әгәр Русия Урта диңгездәге портларны ала алса, бу аңа бөтен Европа берлеген шымчылык итеп торырга мөмкинлек бирәчәк", дип искәртте Уайнер.