Азат Абзалов Тинчурин театры турында: Тамашачылар спектакльләрне шатланып каршылый
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театрын 90 еллык юбилее белән котларга килгән иде.
«Тинчурин театры коллективын бәйрәм белән котлыйм. Тамашачылар спектакльләрне шатланып каршылый, иҗатыгызга, һичшиксез, гаҗәпләнә, соклана. Көчле энергиягез, ташып торган дәртегез – республиканың чын горурлыгы, милли байлыгы. Барлык казанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Россия театры үсешенә өлеш кертүегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Иҗатыгызда уңышлар юлдаш булсын!» – дип мөрәҗәгать итте Азат Абзалов.
Ул театр артистларына Казан шәһәре мэры Рәхмәте, Казан шәһәре хакимияте мактау грамоталарын тапшырды.