Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Эдуард Вафин махсус операциядәгеләргә, аларның гаилә әгъзаларына түләүләр турында сөйләде

0
Эдуард Вафин махсус операциядәгеләргә, аларның гаилә әгъзаларына түләүләр турында сөйләде

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына тулы һәм һәрьяклы социаль ярдәм күрсәтүне тәэмин итә. Бүген Казанда брифингта Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аларга түләүләр турында сөйләде.

«Хәрби хәрәкәтләрнең барлык ветераннары айлык акчалата түләү алуга хокуклы. Аның күләме, индексацияне исәпкә алып, 3,8 мең сум тәшкил итә. Россия Геройлары айлык акчалата түләү алуга хокуклы. Әлеге түләү югары күләмдә һәм 83,4 мең сум тәшкил итә. 2023 елда Россия Герое исеме якташыбыз Рәсим Баксиковка бирелде», - дип хәбәр итте ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, мобилизацияләнгән хәрбинең хатынына, йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган очракта, бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнә. Бер тапкыр түләнә торган акча күләме 36,2 мең сум тәшкил итә. Пособиене алырга хәрби хезмәткәрләрнең мобилизация срогы тәмамланган көннән алып алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Әнисе, опекун яки башка туганы мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең өч яшькә кадәрге баласына айлык пособие алырга хокуклы. Башка туганы дигәндә, баланың әнисе аны тәрбияли алмаган очракта, баланы караучы кеше турында сүз бара. Әлеге пособие 15,5 мең сум күләмендә түләнә», - дип ачыклык кертте Вафин.

Бала көтүче һәм 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр бала туу һәм тәрбияләү сәбәпле айлык бердәм пособиегә гариза бирергә хокуклы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мобилизацияләнгәннең гаиләсенең бер кешегә исәпләнгән уртача керемен исәпләгәндә, эш кереме, пенсия, социаль түләүне һәм матди ярдәмне исәпкә алмыйлар. Шулай ук керемнәр булмау исәпкә алынмый. Бу очракта бердәм пособие алты ай дәвамында түләнәчәк.

«Беренче баласы туган яки өч яшькә кадәрге беренче баланы уллыкка алган ата-аналар, бала 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган яки уллыкка алынган очракта, айлык түләүгә хокуклы. Әлеге сумма Россия субъектында балалар өчен яшәү минимумы күләменә тигез һәм 11,8 мең сум тәшкил итә», - диде Вафин.

Өч яшькә кадәрге баласы булган яисә уллыкка алган ата-аналар ана капиталы акчасы исәбеннән 24,4 мең сум күләмендә айлык түләү алуга хокуклы. Моның өчен гаиләнең уртача исәпләнгән кереме күләме Татарстанда җан башына исәпләнгән яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмаска тиеш.

Иреклеләр формированиеларында контракт буенча бурычларын үтәгәндә имгәнгән – яраланган, травма, контузия яки авырган хәрби хезмәткәрләргә инвалидлык буенча пенсия билгеләнә. Шулай итеп, инвалидларга гомуми авыру нәтиҗәсендә инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия түләнә.

Хәрби хәрәкәтләр инвалидларына һәм гомуми авыру аркасында инвалидларга иреклеләр формированиесендә контракт буенча бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә инвалидлык алучыларга айлык акчалата түләү билгеләнә. 2020 елның июленнән әлеге түләү автомат рәвештә билгеләнә.

Моннан тыш, инвалидлар хәрби имгәнү аркасында айлык акчалата компенсация ала. Компенсация күләме инвалидлык төркеменә бәйле һәм беренче төркемгә 21,9 мең сум тәшкил итә, икенче төркемгә - 10,9 мең сум, өченчегә - 4,3 мең сум.

Инвалидлыгы булган кешеләр тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин ителә һәм ОСАГО компенсациясен ала ала.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: в ТиНАО создадут новые управы районов





Москва

Глава Центробанка РФ: "Я вижу в ЦФА большой потенциал"


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Вадим Самойлов

Вадим Самойлов («Агата Кристи») выступит на фестивале «Окна Открой»!




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Строительные леса обрушились у здания спортшколы на Новочеремушкинской улице

Семьи из Подмосковья поборются за выход в финал конкурса «Это у нас семейное»

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


WTA

Ангеліна Калініна поступилася восьмій ракетці світу Саккарі на турнірі WTA 1000 у Римі: результат



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

У работодателей Архангельской области и НАО началась "вахтовая лихорадка"



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России