Татарстанда үсә торган чыршы Россиядә иң озын гомерле агачлар исемлегенә кертелгән
Татарстан Республикасында үсә торган чыршы «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы кысаларында Россиянең озын гомерле агачлары илкүләм реестрына кертелгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Агач Ары урманчылыгының Илләт кишәрлегендәге 43 нче кварталда үсә. Бу чыршының яше – 130 ел, биеклеге – 32 м.
«Озын гомерле агачлар – үсемлекләр дөньясының уникаль вәкилләре, тарихи вакыйгаларның тере шаһитлары, үткән һәм киләчәк буыннарны бәйләүче буын, безнең милли байлыгыбыз, – ди «Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе рәисе Сергей Пальчиков. – Без мондый табигый раритетларны эзләү эшен дәвам иттерәчәкбез».