Санкт-Петербургта Калинин районының китапханә-филиалында татар мәдәнияте кичәсе узачак
Санкт-Петербургта Калинин районының үзәкләштерелгән китапханә системасы Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә татар мәдәнияте кичәсен үткәрә. Чара XIV Милли мәдәниятләр фестивале кысаларында оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте яза.
Чара 12 ноябрьдә, якшәмбе көнне, 16 сәгатьтә 1 нче китапханә-филиалында (адресы — Пискарев проспекты, 10 нчы йорт) узачак. Татар сәнгате һәм мәдәнияте хәзинәләре турында сөйләячәкләр һәм күрсәтәчәкләр.
Татар мәдәнияте кичәсе программасы «Шүрәле» балетына багышлана. Агриппина Ваганова исемендәге Рус балет академиясе доценты, сәнгать белеме кандидаты, Россия Рәссамнар берлеге һәм Халыкара сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы Байгузина Елена Николаевна «Шүрәле» балеты: фольклор персонажының сәхнә тормышы» темасына әңгәмә уздырачак. Мариин театры балеринасы, Калмыкия Республикасының атказанган артисты Ильмира Баһаутдинова «Шүрәле» балетыннан Сөембикә вариациясе белән чыгыш ясаячак.
Александр Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе доценты, сәнгать белеме кандидаты Бәхтияров Руслан Анатольевич «Заман бәйләнеше. Сания Бәхтиярова» шәхси рәсем күргәзмәсен ачачак. Күргәзмәләргә керү ирекле.
Теләге булган һәркемне иҗат кичәсенә чакырабыз, диелә хәбәрдә.