«Татарстан» радиосы, тарихи реконструкция ясап, Тинчурин театрында күчмә станция эшләтте
«Татарстан» радиосы туган көне хөрмәтенә тарихи реконструкция ясады - Тинчурин театрында радионың күчмә станциясе эшләде.
Радионың беренче тапшырулары хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры бинасыннан алып барылган. Шунлыктан без театр бинасыннан оештырылган турыдан-туры эфир белән «Татарстан» радиосында барган Тинчурин театры атналыгын йомгакладык», дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов.
- «Татарстан» радиосының чишмә башында күренекле җәмәгать эшлеклесе, революционер, язучы Шамил Усманов тора. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән моннан 96 ел элек беренче тапкыр эфирда татар телендә «Казан сөйли!» дигән сүзләр яңгырый.
- «Татарстан» дәүләт радиосы туган көнен бүген, 7 ноябрьдә, билгеләп үтә.
- 1-6 ноябрь көннәрендә радиода Тинчурин театры атналыгы узды.