Якындагы көннәрдә Газа секторыннан Россия кешеләрен эвакуацияли башлыйлар
Газа секторындагы Россия гражданнарын якындагы берничә көндә эвакуацияли башларга планлаштыралар. Бу хакта ТАСС дипломатик чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
«Якындагы бер-ике көндә Россия кешеләрен Газа секторыннан эвакуацияләнәчәк дип уйларга нигез бар», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Бүген ХАМАС хәрәкәте чит ил гражданнарының һәм ике гражданлыгы булган Палестина кешеләре исемлекләрен чыгарды, алар анклавтан «Рафах» контроль-үткәрү пункты аша чыга алачак. Россия бу исемлектә юк, дип яза «Татар-информ».
Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Газа секторындагы гуманитар вазгыятьне катастрофага тиң дип атады. Россия дипломатлары андагы гражданнар өйләренә кайта алсын өчен барысын да эшли, дип ышандырды ул, диелә хәбәрдә.