Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстанның Савицкий исемендәге Дәүләт сәнгать музеенда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе Каракалпакстан Республикасы Савицкий исемендәге Дәүләт сәнгать музеенда булды, ул Үзбәкстанның иң зур сәнгать музейларының берсе. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Музейның рәсем сәнгате коллекциясенең үзенчәлеге Россиянең ХХ гасырда иҗат иткән рәсми булмаган рәссамнарының эшләрен тәкъдим итүдә», дип хәбәр ителә.
Сәнгать белгечләре Каракалпакстандагы учреждениене Россиянең ХХ гасыр рәсем сәнгате эшләре саны һәм сыйфаты буенча еш кына Санкт-Петербургтагы Рус музее белән чагыштыралар.
Искәртик, бүген Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан составына керә торган республикада булды. Татарстан Рәисе Каракалпакстан Жокаргы Кенес (парламент) рәисе Аманбай Орынбаев һәм Үзбәкстан Президенты киңәшчесе Турсинхан Худайбергенов белән очрашты.