«Тимер» батальоны медикларына дәүләт бүләге тапшырдылар
Татарстанның «Тимер» батальонында «Атлант» һәм «Фома» исеме белән хезмәт итүче медикларны дәүләт бүләкләре белән билгеләп үттеләр. Кеше гомерен саклап калган егетләргә «Үлүчеләрне коткарган өчен» медален тапшырдылар, дип яза «Татар-информ».
«Шундый ук медаль белән безнең «Фаза» да бүләкләнде, ул үзенең легендар «Урал» мотоциклында алгы сызыктан 50 яралы хәрбине алып чыкты», - дип хәбәр иттеләр «Тимер» батальонында.
Хәрби хезмәткәрләр егетләрне чын күңелдән лаеклы бүләкләр белән котлады һәм аларның чын геройлар булуын искәрттеләр.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.