Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Казанда язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин белән хушлаштылар

0

Җәмәгатьчелек язучы-сатирик, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Дамир Гыйсметдин белән хушлашты.

Хушлашу мәрасиме «Казан нуры» мәчете янында узды. Мәрасимне мәрхүмнең бертуганының улы Газиз Гыйсметдинов алып барды. «Олы абыебызга без бик рәхмәтле. Ул - Казанга килеп, казык сугып, барыбызга ярдәм иткән, юл күрсәткән кеше. Ул һөнәр сайлатты, зур юлга бастырды. Ул татар милләтен яратты», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, Дамир Гыйсметдин соңгы көненә кадәр милләт язмышы белән кызыксынып торган.

«Ул 90нчы елларда оешкан «Ватан» җәмгыятенә нигез салучыларның берсе иде. Бөтендөнья татар конгрессы оешуда аның роле зур булды. 2000нче еллар башында ул, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетына эшкә урнашып, халкыбызны туплый, оештыра торган проектлар башланды. Халкыбызны туплау, оештыруда Дамир абыйның роле зур. Шагыйрьнең шигырь юллары җырга күчә икән, димәк ул халкыбыз тарафыннан җылы кабул ителгән. Аның сатирасында милләтебезнең көн кадагында торган мәсьәләләр иде», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал мәрхүмнең мактаулы исемнәрен санап үтте. «Ул халыкка якын, аңлаешлы тел белән яза иде, шуңа аны яратып укыдылар. Язучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә булды, гел халык арасында иде. Үз вакытында ул өлкә комитетына (авт. - КПССның Татарстан өлкә комитеты) эшкә чакырылган иде. Аңлыйсыз, теләсә кемне анда чакырмыйлар», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, журналист Римзил Вәлиев Дамир Гыйсметдин белән бергә журналистика факультетында укыган булган. «Аның җырларын, сатирик әсәрләрен барыгыз да белә, ул чыннан да зур шәхес. Соңгы ике елда да милләт турында гына уйлады. Аның кебек шәхесләр, алар кылган эшләр турында сөйләргә кирәк. Ул хисле шагыйрь иде, аның әсәрләре онытылмас», - диде ул.

Галим Җәүдәт Сөләйманов мәрхүм белән якташлар, Казанга килгәч, дуслык ныгып китә. «Бәгырьнең бер җепселе өзелү хисләре сирәк була. Әйтелгән сүзләрнең барысы да йөрәккә керде. Безнең гаиләдә аның исеме хөрмәт белән яңгырый. Ул барыбызны да тормышка өйрәтүче остаз булды. Без аның гаиләсенә бик рәхмәтле. Хәтер яшәячәк», - диде ул.

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев хаҗда булган вакытта да аның өчен теләкләр теләвен әйтте. «Ул – эш сөючән Батыр районының вәкиле, халыкны туплаган, дөрес юнәлеш күрсәткән кеше. Мин хаҗда булдым. Анда да аның өчен сорадым. Аның эшен дәвам итүчеләр бар», - диде ул.

Мәрхүмнең кызы Алсу әтисе белән хушлашу өчен зур юллар үтеп кайта, бу «иң моңсу сәяхәт» булган аның өчен. «Әти турында бик күп әйтеп була. Ул бездә юмор хисен тәрбияләде, авырлыкларны җиңел үткәрергә өйрәтте, әдәбиятка ярату уятты», – диде ул һәм әтисенең шигырен укыды.

«Аның киңәшләре, сүзләре һәрвакыт маяк булып тора. Әти татар мәдәнияте өчен зур хезмәт калдырды. Ул гадәти булмаган тел белән мөһим әйберләр турында әйтә белде», – диде улы Марсель.

Дамир Гыйсметдин бүген Самосырово мөселман зиратына җирләнде.

  • Дамир Гыйсметдин турында иҗатташлары: «Язылмаган әсәрләр алып китә кешене...»Бу хакта тулырак:





Губернаторы России
Москва

Собянин открыл пешеходную галерею между станциями метро и МЦД-4 Кутузовская





Москва

Пушинка из Космоса спасёт либо снесёт США? Научные важные данные. Проект «Святой Ленин».


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал об итогах чемпионата «Абилимпикс»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Metallica

Metallica выложили видео с концерта в Мюнхене, на котором был ливень с грозой




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Баскетболисты из Лобни завоевали золото на турнире Moscow Open

Генпрокуратура потребовала передать государству велотрек с Олимпиады-80

Среди сотрудников уголовно-исполнительной системы Республики Дагестан определили лучшего гроссмейстера


Ролан Гаррос

Теннисист Джокович побил рекорд Федерера по победам на турнирах "Большого шлема"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


VIP

Улыбка сделала слушателя «Юмор FM» миллионером



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России