«Миллиард.татар» 2023 елның төп татар вакыйгасын сайлый
«Миллиард.татар» проекты 2023 елда татар дөньясында иң истә калган вакыйгаларның шорт-листын төзегән һәм укучыларына шуларның иң мөһимнәрен сайларга тәкъдим итте.
Казанда Җәмигъ мәчетен төзү урыны һәм концепциясен сайлау, республика җитәкчесе өчен «Татарстан Рәисе» вазифасы барлыкка килү, Сабантуй милли бәйрәме реформасы, «татар аты» токымын торгызу, «Хәрәкәттә - бәрәкәт» иҗтимагый-мәдәни акциясе оештыру, Йолдыз авылында янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итү, Татарстан Фәннәр академиясенә яңа җитәкче билгеләү һәм татар телен саклау буенча Казанда 18нче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уздыру татарлар өчен мөһим карарлар исемлегенә кергән.
Моннан тыш, «Миллиард.татар» редакциясе һәм күп кенә белгечләр фикеренчә, Татарстан өчен мөселман илләре, аерым алганда, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Катар белән элемтәләрне киңәйтү, шулай ук Әфганстан татарлары белән хезмәттәшлекне җайга салу да мөһим булды, диелә хәбәрдә.