Сургутта «Без – бердәм халык» фестивалендә татар мәдәнияте белән таныштырдылар
Сургут дәүләт университетында традицион рәвештә ел саен «Без – бердәм халык» милли мәдәниятләр яшьләр фестивале була. Анда Белоярск политехника көллияте делегациясе татарларның милли гореф-гадәтләрен, иҗат номерлары һәм милли ашлар тәкъдим итте. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Халык мәдәнияте - аның гореф-гадәтләре белән традицияләре, милли ашлары гына түгел. Һәр этносның ул кабатланмас, үзенчәлекле. Студентлар зирәк һәм креатив остазларыннан башка куелган бурычларны югары, профессиональ дәрәҗәдә башкарып чыга алмаячак. Аларга һәрвакыт безнең ярдәм кирәк булачак. Күргәзмәләрне оештырганда һәм башка мәсьәләләрне хәл иткәндә, безгә мөрәҗәгать итегез. Яшьләр үзләре дә молодец!» - диелгән хәбәрдә.
Белоярск политехника көллияте делегациясе «Без дуслык белән бердәм!» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Фестивальне Ханты-Манси автономияле округы-Югра Мәгариф һәм фән департаменты, Ханты-Манси автономияле округы-Югра Эчке сәясәт департаменты, Сургут дәүләт университеты оештырды, диелә хәбәрдә.