«Ак Барс» Астанада узган матчта, бер алка да керттермичә, җиңү яулады
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Астананың «Барыс» командасын 3:0 исәбенә җиңде. Матч Казахстанда узды.
Беренче период голларсыз үтте.
Икенче период. Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты (0:1). Унҗиденче минутта Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (2:0).
Өченче период ахырында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин капкага таба берүзе йөгергәндә, «Барыс» уенчысы аның аягын чалды. Шул исәптән, Дмитрий Яшкинга алканы капкачы белән бергә-бер калып бәрергә мөмкинлек бирелде, ләкин гол кермәде. Уенның соңгы минутында Евгений Свечников Астана командасы капкасына өченче алканы кертте (0:3).
Командалар составы:
«Барыс»
- Паскуале (Шутов);
- Мусоров – ЛаБейт – Оберг, Скленичка – Ножье;
- Савицкий – Шестаков – Муратов, Бекетаев – Шалапов;
- Рахманов – Червени – Омирбеков, Гайтамиров – Королёв;
- Оспанов – Борисевич – Гурков, Нургалиев – Никитин.
«Ак Барс»
- Билалов (Әхтәмов);
- Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв;
- Кагарлицкий – Сафонов – Җәфәров, Адамчук – Лямкин;
- Свечников – Семёнов – Галимов, Лучевников – Войнов;
- Лукоянов – Кателевский – Петров, Хенкель – Вәҗиев.
«Ак Барс»ның киләсе уены Тольяттида булачак. «Лада» - «Ак Барс» матчы 9 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә башлана.