Казанда яшәүчеләр, макулатура тапшырып, театрларга билет ота ала
Казанда яшәүчеләр, макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясендә катнашып, шәһәр театрларына билет ота ала. Акция шимбә көнне, 11 ноябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьләрдә узачак.
Макулатураны «Мега Казань» сәүдә үзәге парковкасында, «сортларга аеру станциясе» янында (Җиңү проспекты) җыячаклар. Билет оту өчен җыю пунктына 16 килограммнан артык (бер кешегә) макулатура тапшырырга кирәк. Акциядә бары тик физик затлар гына катнаша, дип искәрттеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында.
Катнашучылар арасында Казан Яшь тамашачылар театрына, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залына, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына билетлар уйнатылачак.
Акцияне «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оештыра.