Апас районыннан батальон командиры Батырлык ордены белән бүләкләнде
Апас районыннан батальон командиры Булат Бәдретдинов Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ул махсус хәрби операциядә узган елның октябреннән катнаша.
Һөнәри эшчәнлегенә бәйле рәвештә бронь алу мөмкинлеге булса да, Булат читтә калмаска уйлаган һәм алгы сызыкка юл тоткан. Нәтиҗәдә, фронтта күрсәткән батырлыгы өчен орден белән бүләкләнгән.
«Без улыбыз белән горурланабыз. Аны бик яратабыз һәм җиңү белән туган ягына әйләнеп кайтуын көтәбез», - дип белдерде офицерның әти-әнисе – Лилия һәм Фәнис Бәдретдиновлар.
Булат Апас урта мәктәбен тәмамлаган, танк училищесында укыган, аннары ун ел Екатеринбургта хезмәт киткән. Өлешчә мобилизация игълан ителгән вакытта ул Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе структурасында эшләгән.
«Әнием хәрби комиссариатта эшли, шуңа күрә повестка килүе турында алдан ук белдем. Аңа ул чагында: «Әгәр мин бармасам, сез күршеләрнең күзенә ничек карарсыз, моны башка аналарга ничек аңлатырсыз», - дидем», - дип уртаклашты Булат.
Повестка алгач, ул 14 октябрьдә танк училищесы полигонына юл тота. Майор анда солдатлар белән күнекмәләр үткәрә башлый.
«Китәргә карар кылдым дигәч, бик борчылдым. Үземә урын таба алмадым. Аны махсус хәрби операция зонасына озатуы бик авыр булды. Бары тик аның һичшиксез әйләнеп кайтачакмын диюе генә күңелгә ышаныч өстәде», - дип искәртте Лилия апа.
Булат сүзендә тора һәм инде ике тапкыр ялга кайта.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Язма Ландыш Гайнуллина катнашында әзерләнде.