Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Фаяз Хуҗин: Венгрлар башкортларның һәм татарларның килеп чыгышында билгеле роль уйнаган

0
Фаяз Хуҗин: Венгрлар башкортларның һәм татарларның килеп чыгышында билгеле роль уйнаган

Татарстан Фәннәр академиясендә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасы узды.

Альфред Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин башкортларның һәм татарларның килеп чыгышында венгрларның да өлеше барлыгын белдерде.

«Венгрларның тарихи ватаны – Төньяк Себер. Венгрлар белән ханты-мансиларны бер халык, дип тә әйтергә була. Алар кайчандыр бер телдә сөйләшкәннәр. Венгрлар VI-VII гасырларда хәзерге Башкортстан, Татарстан җирләре аша әкренләп Көнчыгыш Европага күченә башлаган. 896 елда алар шунда үз дәүләтләрен төзегән», – диде Фаяз Хуҗин «Татар-информ» хәбәрчесенә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасында.

Татарстанның Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылында VIII-IX гасырларга караган венгрлар каберлеге саклана. Анда 1974-1985 елларда күренекле археолог Альфред Халиков казыну-тикшеренү эшләре алып барган. Олы Тигәнәледә 150ләп борынгы венгр кабере ачыкланган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Венгрлар Төньяк Себердән Европага күченгәндә аларның бер өлеше Татарстан территориясендә калган. Олы Тигәнәледәге венгр каберлеге барлыкка килүе шуның белән аңлатыла. Алар монда калгач, болгарлар белән кушылган. Кайберләре исламга күчкән. Чистайның бер зиратында «Маҗар казый» дип язылган кабер ташы табылды, ә маҗар – ул венгр. Мәрхүм мөселманча җирләнгән. Шулай итеп, венгрлар башкортларның да, татарларның да килеп чыгышында билгеле роль уйнаган, дип әйтә алабыз», – диде Фаяз Хуҗин.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасы узды. Киң җәмәгатьчелеккә Альфред Халиковның «Идел белән Урал арасында Бөек Венгрия» китабы, Геннадий Белорыбкин, Искәндәр Измайлов, Олег Мельниченко, Татьяна Осипова, Артем Павлихин, Альфред Халиков авторлыгында тупланган «Армиёв каберлеге» басмасы һәм Марий Элның тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты баш гыйльми хезмәткәре Татьяна Никитинаның «IX-XI гасырларда Ветлуга һәм Нократ елгалары арасында яшәгән халыкларның бил каешлары» китабы тәкъдим ителде.

Альфред Халиковның китабы 1974-1985 елларда Олы Тигәнәледә булган археология экспедициясе материалларына нигезләнеп төзелгән. Галим 1994 елда вакытсыз вафат булу сәбәпле, аның кайбер кулъязмалары басылмый калган. Ниһаять, Татарстан Фәннәр академиясе әлеге хезмәтләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

«Армиёв каберлеге» басмасы 1970-1980нче елларда Пенза өлкәсе Армиёв авылы тирәсендә венгрлар каберлегендә барган археология экспедициясе материалларына нигезләнгән. Казынуда катнашкан археологлар 40 ел элек ачыкланган мәгълүматны туплап бастырган.

Түгәрәк өстәл форматында узган чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Венгриянең Казандагы генераль консулы Сергей Сюч, Пенза өлкәсенең Төбәкне үстерү институты ректоры Геннадий Белорыбкин, Петер Пазманя исемендәге Католик университеты профессоры Атилла Тюрк һәм башкалар катнашты.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Начался прием заявок на конкурс грантов для социальных НКО





Москва

Два дня, наполненных театром, музыкой, книгами и наукой, — в Парке Горького во 2-й раз прошел Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Metallica

Metallica выложили видео с концерта в Мюнхене, на котором был ливень с грозой




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Баскетболисты из Лобни завоевали золото на турнире Moscow Open

Дмитрий Вязьмикин – тренер по индивидуальной подготовке молодежного футбола «Локо»

Генпрокуратура потребовала передать государству велотрек с Олимпиады-80


Даниил Медведев

Медведев вышел в 1/8 финала «Ролан Гаррос» — 2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Казак Иван Тархов победил в Национальной премии детского патриотического творчества



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России