Шереметьево аэропортында Татарстанга барырга чакырган яңа баннерлар барлыкка килде
Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Татарстанга барырга чакырган баннерларны алыштырдылар. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты Telegram-каналында республиканың яңа имидж реклама компаниясе башлануы хакында хәбәр итә.
«Якындагы берничә айда Шереметьево аэропортыннан кузгалып киткән туристларны Татарстанда кышкы ял мөмкинлекләрен күрсәткән ун постер каршы алачак», - дип искәрттеләр ведомствода.
Плакатларның берсендә: «Татарстанга чәкчәк белән чәй эчәргә кил! Татлы ризык һәм шатлык тәме», - дип язылган.
Алабугага килергә чакырган, хәзер алып куелган постер исә интернет-кулланучыларда тискәре реакция уяткан: «Шишкин һәм Цветаева монда булды инде, ә син? Татарстанга рәхим ит!» - дигән сүзләр язылган булган. Билгеле булганча, Марина Цветаева 1941 елның 31 августында Алабугада үз-үзенә кул сала.