Татарстанда 100 мең сум ришвәт алган өчен Яңа Чишмә районы ЮХИДИ башлыгын хөкем итәчәкләр
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең 38 яшьлек башлыгына карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Аңа 100 мең сум күләмендә ришвәт алу турында гаепләү белдерелә.
Искәртеп узабыз, быелның 26 июлендә Яңа Чишмәдә әлеге ир-ат йөк ташый торган оешма вәкиленнән үлчәү контроле пунктлары куелачак урыннар турында мәгълүмат биргән, шулай ук транспортның район юллары буйлап тоткарлыксыз хәрәкәт итүенә ярдәм иткән өчен ришвәт алган.
Фигурант гаебен өлешчә таныган. Аның белән бергә 34 яшьлек ришвәт бирүче дә җинаять җаваплылыгына тартылган, ул гаебен тулысынча таныган. Икесенә карата да өй аресты рәвешендә чик кую чарасы билгеләнгән.
Якын көннәрдә җинаять эше Яңа Чишмә район судына тапшырылачак.