Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Венгриянең Казандагы генконсулы: Идел белән Урал арасы венгрларның борынгы ватаны булган

0
Венгриянең Казандагы генконсулы: Идел белән Урал арасы венгрларның борынгы ватаны булган

Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов киләчәктә Алексеевск районындагы борынгы венгрлар каберлегенә Европа туристларын йөртергә мөмкин булуын белдерде.

Венгриянең Казандагы генераль консулы Сергей Сюч Идел белән Урал елгалары арасын венгрларның борынгы ватаны булган, дип белдерде.

«Идел белән Урал елгалары арасындагы зур территориядә безнең борынгы бабаларыбыз – венгрлар яшәгән. Венгрларның борынгы ватаны ул, шуңа күрә венгрлар, фәнни җәмәгатьчелек бу территориягә XIX гасыр уртасыннан бирле зур игътибар белән карый. Соңгы 10-15 елда ике ил археологлары аеручы тыгыз хезмәттәшлек итә», – диде Сергей Сюч Татарстан Фәннәр академиясендә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасында.

Консул Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелегенә бүгенге чараны оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде.

«Кызганыч, хәзерге вәзгыятьтә халыкара элемтәләрне үстерү мөмкинлекләре күп түгел. Әмма мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләре безгә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр ачыла. Венгрия белән Татарстан арасында мәдәни, фәнни элемтәләр озак еллар дәвамында үсештә. Бу хезмәттәшлектә археология зур роль уйный», – диде Сергей Сюч.

Альфред Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин Венгрларның тарихи ватанын Төньяк Себер, дип атады. «Венгрлар VI-VII гасырларда хәзерге Башкортстан, Татарстан җирләре аша әкренләп Көнчыгыш Европага күченә башлаган. 896 елда алар шунда үз дәүләтләрен төзегән», – диде галим «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фаяз Хуҗин сүзләренчә, венгрлар Төньяк Себердән Европага күченгәндә аларның бер өлеше Татарстан территориясендә калган. Мәсәлән, Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылында VIII-IX гасырларга караган венгрлар каберлеге саклана. Анда 1974-1985 елларда күренекле археолог Альфред Халиков казыну-тикшеренү эшләре алып барган. Олы Тигәнәледә 150ләп борынгы венгр кабере ачыкланган.

Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов киләчәктә Олы Тигәнәледәге каберлеккә Европа туристларын йөртергә мөмкин булуын белдерде. Тик әлегә кунакларны китерерлек шартлар тудырылмаган. «Сәяхәт оештыру өчен бу яхшы идея. Венгрия Премьер-министрының Россиягә карата җылы мөнәсәбәте борынгы венгрларның безнең ил территориясендә яшәгән булуы белән бәйледер», – диде Сергей Иванов.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

Новая попытка азербайджанских вандалов исламизировать армянское культурное наследие в оккупированном Шуши


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Елена Волкова

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков


ATP

Теннисист Медведев может спуститься на пятое место в ATP после "Мастерса" в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России