«Татар кызы Мордовия - 2023» бәйгесенә гаризалар кабул итә башлыйлар
Бу елның 24 ноябрендә Саранск шәһәренең ислам мәдәни үзәге мәйданчыгында «Татар кызы Мордовия – 2023» татар гүзәлләре республика бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Бәйгене Мордовия Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгы ярдәме белән «Чулпан» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы, «Ислам мәдәни үзәге» шәхси учреждениесе, «Якташлар» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе оештыра. Бу хакта Мордовия Республикасы татарларының «Юлдаш» иҗтимагый-сәяси газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Татар кызы Мордовия — 2023» республика конкурсы быел инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Традиция буенча, ул берничә этаптан торачак. Бәйгедә татар гүзәлләренә үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә, интеллект белән балкырга, кулинария өлкәсендә һәм кул эшләренә сәләтләрен күрсәтергә кирәк булачак.
Конкурсантларга карата мәҗбүри таләпләр: кызларның яшь аралыгы 18-25 яшь булу, Мордовия Республикасында яшәү һәм татар телен белү.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: яшьләрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекле милли мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; татар халкының фольклоры һәм кыйммәтләрен, традицион аш-суын саклау һәм популярлаштыру; үз территориясендә яшәүче барлык халыкларның кыйммәтләрен һәм мәдәниятен саклаучы полимәдәни төбәк буларак, Мордовия Республикасының уңай имиджын формалаштыру; махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю, диелгән хәбәрдә.