Доллар курсы октябрьдән бирле беренче тапкыр 92 сумнан түбән төште
Мәскәү биржасында доллар курсы 92 сумнан түбән төшкән. Соңгы тапкыр валюта 31 октябрьдә шушы бәядә булган, бу «Мәскәү биржасы» җәмгыяте мәйданчыгы мәгълүматларыннан күренә.
Мәскәү вакыты белән 14.47 сәгатькә кадәр доллар 91,98 сумга кадәр кимегән (-0,3 процент), әмма берничә минуттан кимү акрынайган.
Евро курсы да төшә. 14.48 сәгатькә ул 98,17 сумга тигез булган.