Башкортстанда ясалган киез келәмне Санкт-Петербургта халыкара күргәзмәдә күрсәткәннәр
Башкортстанның «Киезфест» («Войлокфест») нәфис киез II республика фестивале кысаларында әзерләнгән киез келәмне 4-6 ноябрьдә Санкт-Петербургта күрсәткәннәр. Презентация «Традицияләрнең яңа тормышы» XIII халыкара арт-киез күргәзмәсенең «Өй хисе» киез эшләре сәнгать экспозициясендә узган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Келәм 105 мини-паннодан гыйбарәт. Ул Башкортстаннан гына түгел, Екатеринбург, Казан, Ростов-Дон, Санкт-Петербург, Железногорск, Усинск (Коми Республикасы), Элиста (Калмыкия Республикасы) һәм Актүбәдән (Казахстан Республикасы) катнашучылар тарафыннан да басылган.
«Безнең келәм фонында күргәзмәнең тантаналы ачылышы узды. Ул экспозициянең төп әсәре диярлек иде. Күргәзмәдә катнашучылар проектка кушылырга мөмкинме, һәр күргәзмәдән катнашучылар өстәп, без аны тагын да зурайтачакбызмы, дип сорадылар. Келәмебез әле төрле күргәзмәләрдә йөрер дип уйлыйбыз. Ә киләсе елда киңрәк географияле яңа проект булдырачакбыз», — дип уртаклаша проект җитәкчесе, Уфаның 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйсән Гыйльманова.