Рамзан Кадыйров балалары чечен телен белмәгән түрәләрне эштән азат итәчәген белдерде
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров балалары чечен телен белмәгән түрәләрне эштән азат итәчәген белдергән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Аның сүзләренә караганда, төбәктә «чечен телен популярлаштыру буенча зур эш алып барыла». Шул ук вакытта хәтта түрәләрнең балалары да аны «сирәк» белә, дип өсти республика башлыгы.
«Мондый түрәләрне мин эштән азат итә башлаячакмын», — дип белдерә Кадыйров.
Кадыйров фикеренчә, туган телдә сөйләшмәгән һәм уйламаган буынның «киләчәге юк», диелә хәбәрдә.