Видео: Чаллыда җиңел машинага ут капкан
Чаллыда җиңел автомобильгә ут кабу күренеше видеога эләккән.
Автозавод проспектында янгын турында хәбәр бүген 17.50 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Урынга килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр Daewoo Nexia машинасының мотор өлеше һәм приборлар панеленә ут кабуын ачыклый. Машинага ут юлда барганда кабынганлыгын билгелиләр.
Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил итә. Ут кабу аркасында зыян күрүчеләр юк.