Томск дәүләт университетында «Татар магнитлары» мастер-классы оештырганнар
3 ноябрь көнне Томск дәүләт университетында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иҗади мастер-класслар марафоны узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар мәдәнияте үзәге әлеге марафонда «Татар магнитлары» мастер-классын тәкъдим иткән. Анда катнашучылар үз куллары белән читекләр рәвешендә чын магнит ясаганнар. Студентлар өчен мастер-классны Мурзенкова Наталья Васильевна һәм Канаки Снежана Дмитриевна үткәргән.