Татарстан юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе һәлак була
Бүген Җәлил-Сарман автомобиль юлының 8 нче километрында үлем белән тәмамланган авария булган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Skoda җиңел автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Жигули» машинасына бәрелә.
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 26 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе урында ук үлә. «Жигули» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатыла.
Авария сәбәпләре ачыклана.