Урал мөселманнары этнография өлкәсендәге белемнәрен тикшерде
Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтеннән (Үзәк мөфтият) мөфти Абдул-Котдус Ашарин җитәкчелегендәге зур делегация, шулай ук аның урынбасарлары һәм мөфтият хезмәткәрләре 8 нче тапкыр үткәрелгән зур этнографик диктант язуда катнашкан. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте яза.
Диктант язу мәйданчыкларының берсе Екатеринбург шәһәр Думасы булган, чөнки Екатеринбург быел үзенең 300 еллыгын бәйрәм итә. Свердловск өлкәсе, бөтен Россия кебек үк, һәрвакыт этномәдәни күптөрлелеге, телләр, гореф-гадәтләр һәм традицияләр, сәнгать һәм халык һөнәрләренең бай палитрасы белән аерылып тора. Халык мәдәнияте безнең ата-бабаларыбыз һәм аларның күп гасырлык зирәклеге белән элемтәдә торырга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.
«Зур этнографик диктант безгә үз белемнәребезне сынап карарга һәм күзаллауларыбызны киңәйтергә генә түгел, дәүләтебез тарихына һәм мәдәниятенә чумарга да ярдәм итә. Янәшәбездә яшәүчеләр турында күбрәк белергә булыша», – дип белдерде вице-губернатор Олег Чемезов.