Югары Ослан районы кызы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары кубогын яулады
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге VI яшь аш-су осталары бәйгесендә Гран-прины Татарстанның Югары Ослан районы вәкиле Зилә Әҗмуханова яулады. Җиңүчеләрнең исемнәре Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында узган тантанада яңгырады.
Быел конкурс халыкара буларак узды: анда Казахстан белгечләре катнашты. Финалга сигез катнашучы үтте, алар жюрига үз ризыкларын тәкъдим иттеләр. Казанның әйдәп баручы ресторан аш-су осталары кандидатларга бәя бирде.
Төп бүләк тапшырылганчы, финалистларның һәрберсе аерым номинацияләрдә бүләкләнде. Номинацияләрнең берсендә бүләкләрне «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Тән ризыкларын мәгънә белән тутырган һәм рухилык салган кешеләр арасында булу миңа бик ошый. Мондый бәйгеләр кулинария традицияләрен саклап калырга гына түгел, үстерергә һәм заманча ихтыяҗларга яраклаштырырга да мөмкинлек бирер дип ышанам. Яшь аш-су осталары бик кыйммәтле аралашу тәҗрибәсе, шулай ук үз үсешләре өчен импульс алдылар», — дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга Сәлимгәрәев.
Бәйгедә Гран-прины Югары Ослан районы аш-су остасы Зилә Әҗмуханова алды. Ул конкурс өчен кара җимеш кремы һәм нарат күркәләреннән соус салынган җир грушасы һәм борай белән ат итеннән калжа әзерләгән.