Үзбәкстан татары "ДНР"да ялланып хезмәт итү өчен хөкем ителгән. Туганнары гаепләүне кире кага
Үзбәкстанда 38 яшьлек Илдар Хәйрулин 2014-2015 елларда фетнәчел "ДНР" хәрби хәрәкәтенә ялланып хезмәт итүдә гаепләнеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Үзбәкстан кануннарына күрә, илнең ватандашларына башка илдә яллы хәрби хезмәт тыела. Алабугада яшәүче абыйсы энесенең гаепле булуын кире кага.