Федерация Советында күп балалы гаиләне керемгә салымнан азат итәргә тәкъдим иттеләр
Күп балалы гаиләләрне физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат итәргә кирәк, дип белдерде Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Күп балалы гаиләләргә салым преференцияләрен киңәйтү, шул исәптән аларны керемгә салым түләүдән азат итү мөмкинлеген карарга кирәк», — ди парламентарий. Ул бу турыда Федерация Советы мәйданчыгында узган Россиядә балалар туу санын арттыру темасына тыңлауларда белдерде.
Матвиенко туу потенциалы югары булган гражданнарга аерым басым ясарга кирәклеген билгеләп үтте. Бу — 30-40 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар, аларның инде балалары бар, яки алар бала алып кайту турында уйлыйлар. Ул шулай ук оныкларын тәрбияләү белән шөгыльләнүче пенсионерларга ярдәм чаралары булдыру өстендә эшләргә тәкъдим итте.
Элегрәк Татарстандагы балалар омбудсмены Ирина Волынец күп балалы гаиләләргә социаль бала караучылар бирү инициативасы белән чыгыш ясаган иде.