Дәүләт Думасы алиментлар буенча бурычлылар реестрын төзүне хуплады
Россиядә «кара исемлек» булдырылачак, анда алимент түләмәүчеләрне кертәчәкләр. Дәүләт Думасы бу закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Ил үзенең антигеройларын белсен өчен, реестрны һәркем файдалана алырлык итеп эшләячәкләр. Аңа административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән, шулай ук эзләүдә булган бурычлары турында мәгълүматлар керәчәк. Исемлекне пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды белән үзара хезмәттәшлектә суд приставларының федераль хезмәте төзиячәк һәм тулыландырачак.
Бурычлыларга алар турында мәгълүматны реестрга кертү, аннан чыгару турында да оператив рәвештә хәбәр итәргә җыеналар. Юстиция министрлыгында мондый яңалык аларны үз йөкләмәләрен үтәргә мотивация булачак дип уйлыйлар. Закон тулысынча кабул ителгән очракта, рәсми басылып чыккан көненнән соң 270 көн узгач, үз көченә керәчәк.
«Әгәр дә реестр бүген без инициативага нигез салган алымнарны исәпкә алып формалаштырылган булса, базада 144 мең граждан булыр иде, - дип аңлатты министрлык җитәкчесе Константин Чуйченко законның Дәүләт Думасында «хөкүмәт сәгате» вакытында каралуын хәбәр итеп. - Реестр үз гаилә, гражданлык һәм этик бурычларын үтәүдән читләшкән затлар турында мәгълүмат бирәчәк. Бу үзенә күрә «хурлык тактасы».