Аннексияләнгән Кырымның сәламәтлек саклау министры төбәктәге хосусый клиникалар аборт ясаудан "ихтыяри рәвештә" баш тартты дип белдерде
Министр әйтүенчә, хосусый клиникаларның җитәкчеләре белән очрашуда шундый карарга килгәннәр. Янәсе, клиника җитәкчеләренә "демографик вазгыятьне яхшыртуга өлеш кертергә" тәкъдим ителгән. Хезмәттәшләр бу тәкъдимне уңай бәяләде, ди Константин Скорупский.