Кадыйровның улларын Чечня парламентының югары дәрәҗәдәге ордены белән бүләкләделәр
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның улларын - Ахмат, Эли һәм Адам төбәк парламентының иң югары дәрәҗәдәге «Даймехкан Сий» («Ватан өчен») ордены белән бүләкләделәр. Бу хакта милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев Телеграм-каналында хәбәр итә. РИА Новости шул хакта яза.
Чөчня Республикасы беренче президенты, Россия Герое Ахмат-Хаҗи Кадыровның оныклары <…> Ахмат, Эли һәм Адам «Даймехкан Сий» ордены белән бүләкләнде! Бүләкләрне Чөчня парламенты рәисе <…> Магомед Даудов тапшырды», - диде ул.
Дудаев республика башлыгы улларын «үсеп килүче яшь буынга үрнәк» дип атады. Министр сүзләренчә, алар - чечен халкының чын горурлыгы һәм һәр хәрәкәтләрендә Туган ил мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә омтылалар.
«Аларны барысы да кыю яшьләр буларак белә», - дип өстәде Дудаев.
«Даймехкан Сий» ордены («Ватан өчен») — Чечня парламентының гражданнарның республикада яшәүчеләр файдасына икътисад, фән, мәдәният, сәнгать, рухи-әхлакый тәрбия һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, хәйрия һәм башка иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләүнең югары дәрәҗәдәге формасы.
Кадыйровның олы улы Ахматка - 18 яшь, ул Чечня Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте бүлеге советын җитәкли, 16 яшьлек Эли Кадыров профессиональ рәвештә катнаш көрәш белән шөгыльләнә.
5 ноябрьдә билгеле булганча, 15 яшьлек Адам Кадыйровны Чечня башлыгының иминлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләделәр. Октябрьдә аңа Чечня Республикасы Герое исеме бирелде. Моннан тыш, ул шулай ук башка берничә төбәкнең бүләкләрен алды.
Сентябрь ахырында Рамзан Кадыров социаль челтәрдәге сәхифәсенә видео куйды, анда Адам Волгоградта Коръән китабын яндырган өчен тоткарланган Никита Журавельне кыйный. Төбәк башлыгы улының бу гамәле белән горурлануын белдерде.