Лениногорскида велоспорт дәресләре үткәрелә
2023 елның көзе Лениногорск һәм Бөгелмә тарихында велоспорт секциясе барлыкка килү чоры белән истә калыр. «Татнефть» җитәкчелеге, муниципаль район администрацияләре һәм спорт мәктәпләре дирекциясе – Бөгелмәнең 1нче спорт мәктәбе һәм Лениногорскның 1нче балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе уртак эше ярдәмендә «ТатнефтьВело» командасы филиалларында дәресләр башланды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
«ТатнефтьВело» юнәлешенә нигез 2014 елда Карабашта секция ачылу белән салынды. Аны профессиональ спортчылар – ирле-хатынлы Татьяна һәм Александр Паниннар оештырды. Кыска вакыт эчендә малайлар һәм кызларны велосипед спорты белән кызыксындыра алдылар.
Ун елдан соң «ТатнефтьВело» логотибы Россиядә таныла. Яшь спортчылар иң дәрәҗәле ярышларның алтын медальләрен яулыйлар. Клубта шөгыльләнүчеләр велоспорт буенча Татарстан җыелма командасының төп өлешен тәшкил итә һәм илнең танылган командалары узышчылары белән ярышалар.
Нефть төбәге шәһәрләрендә секция ачу турында тренерлар күптәннән хыялланганнар һәм максатларын тормышка ашыруга ышанганнар. Бөгелмәдә велосипед спорты белән шөгыльәнү өчен база булып «Энергетик» стадионы тора. Монда дәресләрне яшь тренер Константин Асабин үткәрә.
Лениногорскида веломәктәп балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ябык манежы территориясендә урнашкан. Дәресләр үткәрер өчен барлык кирәкле әйберләр: тренажерлар, велосипедлар һәм иң мөһиме манеж бар, елның теләсә кайсы вакытында велотрек буларак кулланырга мөмкин.
Биредә балалар белән югары квалификация категорияле тренер Евгения Асабина шөгыльләнә. Велосипед спортында ул күптәннән. «Минем әни – профессиональ велоузышчы, велосипедта дөнья чемпионы, ә әтием - велосипед механигы, шуңа күрә мин велосипед белән әни карынында ук танышканмын. Балачактан ук велосипедның нәрсәдән торганын, аны ничек ремонтларга һәм җиңү өчен бик күп күнегүләр ясарга кирәклеген белә идем», - ди ул.